12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Тазиева Гульшат Сайфулхановна36
Стаж работы 31 год. Учитель высшей категории.
Россия, Татарстан респ., Арский район с.Хасаншаих

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Әдәби уку

2 класс

Тема: Япон шигыре. Хоккулар.

Тазиева Гөлшат Сайфулхановна

башлангыч класслар укытучысы

ТЕМА: Япон шигыре. Хоккулар.

ТЕМА МАКСАТЫ: -татар халкы белән япон халкы арасында шактый уртаклыклар булу турында мәгълумат бирү;

-япон шигыре тарихы, япон шигыре төзелешенә карата кызыксыну уяту. Табигать, яшеллек, чәчәкләргә карап, ләззәт алырга, сокланырга өйрәтү;

-шигырь язу күнекмәләре өстендә эшләү.

ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН

НӘТИҖӘ

япон шигырьләренең мәгънәсен аңлау

ПРЕДМЕТ БУЕНЧА БЕЛЕМНӘР:

-борынгы япон шигырьләре :

тарихы, төзелеше

ШӘХСИ:

РЕГУЛЯТИВ:

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТАНЫП БЕЛҮ: эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

КОММУНИКАТИВ:

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘР: хоккулар:язылышы, уку сәнгатьлелеге

ПРОСТРАНСТВО ОЕШТЫРУ

Предметара:

әйләнә-тирә дөнья – музыка – рәсем – әдәби уку

Эш формасы:

Фронталь тикшерү,

аерым укучылардан сорау. укытучы аңлатуы(күрсәтеп, сөйләп)

Ресурслар:

Дәреслек 1 кисәк 103-104 бит

Мөстәкыйль эш дәфтәре 47 бит (дәрес №26)

Япония ,аның халкы, машиналары,Икебана турында рәсемнәр, Япон рәссамнарының картиналары, Г.Ахунов портреты, презентация.

I этап – ЭШКӘ КЫЗЫКСЫНУ ТУДЫРУ

Укытучы эшчәнлеге

1.Укучыларның дәрескә хәзерлеген һәм эшкә сәләтен тикшерү

1.Дежур рапорты

2.5 мин. уку күнегүләре

3. Өй эшен тикшерү

2.-Балалар, сезнең кайсы телләрдә шигырьләр укыганыгыз бар?

3.Бәлки чуваш, мари, удмурт телләрендә дә тыңлаганнары ишеткәннәре бардыр.

4.-Ә менә бүген без япон шигырен укырбыз.

4.Татар, рус, инглиз телләрендә

II этап - БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР БУЛДЫРУ

Укытучы эшчәнлеге

1.Кереш әңгәмә:

-Балалар, сезнең өегездә нинди маркадагы телевизорлар бар?

-“Сони” нинди телевизор? Ул кайда эшләнә? Әти-әниләрегез әлеге маркалы телевизор турында ничек дип әйтә?

Укучы эшчәнлеге

1.Укучыларның җавапларын тыңлау.

-Хәзер мин сезгә берничә маркалы җиңел машиналар күрсәтәм, кайсыларыгыз шуларны танып, атый алалар

2.Укучылар күрсәтеп, маркаларын әйтеп баралар, атамаганнарын укытучы белән берлектә атап китәләр.

а.)Сезнең өйдә Япониядә эшләнгән тагын нинди маркадагы көнкүреш техникасы бар?

б.)Нәтиҗә ясау:

Япониядә эшләнгән әйберләр озакка чыдый, ватылмый.

в.)Япония хлкы ризыгы буенча берничә сүз.

-Суши. Роллы.

3.Тактадагы таблицага чыгып язалар яик рәсемнәрен эзләп табып, беркетеп куялар.

2.Яңа материал өстендә эш.

(Япон музыкасы куела һәм шул музыка астында сөйләү, рәсемнәр, слайдлар күрсәтеп бару).

Япония – бик нык тәртип, чисталык. пөхтәлек иле. Япониядә хәтта тузан да юк, дип әйтәләр. Япониянең башкаласы –Токио шәһәре.Урамнарда беркем дә чүп ташламый.Шуңа күрә анда чүп савыты да куймыйлар.

Японнарда әни белән әти кешеләр бер-берсенә исемнәре белән эндәшми.Элегрәк бездә дә шулай булган. Мәсәлән, “әтисе”, “әнисе” дип дәшкәннәр. Без “Бүдәнә белән Төлке” әкиятен укыган вакытта “сиңайтәм” дип дәшү белән дә очраштык.

Япон халкы яшеллек ярата. Алар әз генә җир булса да чәчәкләр, үләннәр утырталар.Аларга карап сокланалар, шигырьләр чыгаралар.Япон халкы үзләре дә озын буйлы кешеләр түгел. Шигырьләре дә аларның кечкенә һәм кыска.

Борын-борын заманнарда японнар бишь юллык шигырьләр язганнар. Ул шигырьләрне “танка” дип атаганнар.

 

3.Япония иҗатына күз салу:

-Танка һәм хокку шигырьләрен уку:

Татар шигырьләре күбесенчә ничә юлдан төзелә?

Текстларның шигырь икәнен нинди билгеләр буенча аерып була? Шигырьдә нәрсә булырга тиеш?

(Тактага бу сүзне беркетеп куярга. Басымны беренче иҗеккә куеп, берничә кабат уку)

III этап - ФИЗКУЛЬТМИНУТКА -Күзләргә

IV этап - БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ

Укытучы эшчәнлеге

1.Белемнәрне тикшерү.

-Димәк, без бүген кайсы ил турында белдек?

-Бу илнең башкаласы ничек атала?

-Япон халкы нинди шигырь язган?

-Японнарда кипкән үләннәрдән матур итеп ясалган букеты ничек атала?

-Ул, укучылар, ИКЕБАНА дип атала.

( Рәсемнәрен күрсәтү, яңа сүзләрне тактага беркетеп бару)

Укучы эшчәнлеге

-Япония

-Токио.

-Танка

2.Дәреслекнең 104 нче битендәге текстны уку.

-укытучының үрнәк уку.

-эчтәлеге буенча сөйләшү.

1.Сүзлектән ШӘМАИЛ, ШИГЪРИ ПЕЙЗАЖ төшенчәләренең мәгънәсен карап,ачыклау.

2.Текстны иң матур өлешен табып уку

-чылбырсыман уку

-җөмләләп уку.

3.Япон танкаларын уку. 105 бит

-япон шигырьләрен укуның үзенең интонациясен күрсәтеп, үрнәк уку күнегүләре.

4.Дәреслектәге рәсемнәрне карау һәм шигырьдән алынган беренче тәэсирләрне ачыклау.

3.Укучыларның уку күнегүләре.

-Беренче рәсемдә нинди чәчәк күрәсез? Ә икенчесендә?

- Чия чәчәкләре коелган вакытны шагыйрь нәрсә белән чагыштыра?

-Бу шигырьдә ничә ел вакыты искә алына?

-Дәреслектәге биремне эшләү-105 бит.

5. Сорауларга җаваплар:

-Сезнең “оныта күрмә” дигән чәчәк күргәнегез бармы?

-Ник бу чәчәккә шундый исем биргәннәр?

-Ә “оныт” дигән чәчәк бармы? Ник?

Укучыларның фикерләре

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Ренат Харисның “Әбәк” санамышын такмаклап, хәрәкәтләр белән сөйләү.

(Эш дәфтәр – 47 нче бит)

VI этап - БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ

Укытучы эшчәнлеге

1.Дәреслектән хокку турында уку. 106 бит.

-Бишьюллык япон шигыре ничек атала?

-Ә өчьюллык шигырь?

(Хокку, хайку сүзләрен кабатлау)

2. Н.Ахунова турында мәгълүмат бирү.

Наилә Ахуновататарның танылган язучысы Гариф Ахунов кызы.(Гариф Ахунов портретын күрсәтү).Ул Казанда яши. Аның әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да, ире дә язучы.Бер гаиләдән шуның кадәр язучы чыккан башка мисал юк.Н.Ахунова рус телендә яза.Ул шигырьләр дә, әкиятләр дә иҗат итә.Н.Ахунова –Беренче Бөтенроссия хокку шигыре ярышында җиңеп чыга.Балалар белән күп эшли. Мохтаҗ балаларга ярдәм итә.

Укучы эшчәнлеге

2.Н.Ахунова шигырьләрен уку.

-Яз көне табигатьтә нинди төсләр күреп була?

-Нәрсә яшел була?

Нәрсә сары?

Нәрсә зәңгәр?

-Яз көне нинди тавышлар ишетергә була?

-Пион нинди чәчәк ул? Нинди төстә була?

1.Укучыларның уку күнегүләре

2. Сорауларга җаваплар:

-үлән

-тал песие

-күк

-Сандугач җыры, бака кычкыруы

-107 нче биттәге 2 нче биремне эшләү.

3.Нәтиҗә ясау.

Япон шигырьләре табигать турында да, яшәү турында да, ярату һәм матурлык турында да була.

4.Татар шагыйрәләренең дә чәчәкләр турында иҗат иткән шигырьләре бар.

.Резеда Валиеваның “Умырзая” шигырен уку, әңгәмә.

-Умырзая кайчан чыга?

-Кешеләр умырзаяны күргәч нишлиләр?

-Кошлар умырзаяны күргәч нәрсә дип әйтә? Шул сүзләрне укып күрсәтү

-Умырзая кайчан

5.Шигырьдә табигатьнең тагын нинди матурлыклары турында сүз бара? Шул урыннарны табып уку.

4.Саескан китергән кагыйдәне уку, истә калдыру.

Шагыйрьләр һәм рәссамнар-матурлыкны күрә белүче һәм аны тудыручы кешеләр.

VII этап ЙОМГАКЛАУ

Укытучы эшчәнлеге

1.Куелган бурычларны ирешелгән нәтиҗәләр белән чагыштыру, алга максат кую

Экранда күрсәтелгән схема буенча укучылар үз фикерләрен әйтә:

беләм

Мин истә калдырдым булдырдым

Табигатьне шагыйрьләр , язучылар – сүзләр белән, ә рәссамнар буяулар белән тасвирлый. Бүгенге дәресебез белән без моңа кабат инандык. Табигать нинди генә торышта булмасын, йөзебездән шатлык, күзләребездән нур китмәсен.

Укучы эшчәнлеге

1.Эшләренә дөрес анализ ясап, бәя бирә белү.

2. Өй эше:

-Бер танка, бер хокку ятлап килергә.


 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.